Тәүлек эчендә Татарстанда 11 янгын чыккан

2018 елның 16 сентябре, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  87 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 15 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  29 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 22 тапкыр.

Республикада  11 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 3 бакча йортында – 1 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 6 тапкыр чыктылар.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 4 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  9  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 7 тапкыр. Профилактик эшләренә – 7 тапкыр.

15.09.2018 ел 17.41 Иске Чүпрәле авылы, Ленин урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта һәм каралтыда ут чыкты. Мәйданы 85 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1976 елгы хатын-кыз зыян күрде. Янгынның сәбәбе -  электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

                  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International