Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 15 тапкыр. Ялган чакырулар буенча 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр.
Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 2 янгын, шәхси йортта – 1 янгын, мунчада – 3 янгын, каралтыда – 3 янгын, башка объектларда – 1 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, башка сәбәпләр буенча – 2 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 5 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 8 тапкыр. Профилактик эшләренә – 5 тапкыр.
09.09.2018 ел 04.41 Казан шәһәре, Совет районы, Гвардейская урамы, 48/2 йорт, фатир.
Биш катлы кирпеч торак йортта дүртенче каттагы фатирда ут чыкты Мәйданы 3 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1983 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
09.09.2018 ел 11.00 Минзәлә МР, Брылык елгасы, Югары Тәкермән авылы тирәсендә.
МЧС коткаручылары судан, 1961 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
09.09.2018 ел 17.30 Яшел Үзән МР, Местечко Раифа поселыгы, Раифа елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1962 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
09.09.2018 ел 13.50 Тукай МР, Боровецк урманы, Белоус авылы тирәсендә.
МЧС коткаручылары гөмбә җыйган вакытта урманда адашкан, 1985 елгы хатын-кызны һәм 1976 елгы ир-атны таптылар. Медицина ярдәменнән баш тарттылар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96