Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  17 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр.

Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән шәхси йортта – 1 янгын,  күпфатирлы йортларда – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында –2 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 4 тапкыр чыктылар.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  10  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 3 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 5 тапкыр. Профилактик эшләренә – 10 тапкыр.

03.09.2018 ел 06.34 Казан шәһәре,  Мәскәү районы,  Тунакова урамы,  52а йорты, фатир.

Ике катлы күпфатирлы торак йортта икенче каттагы фатирда җиһаз янды. Мәйданы 3 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, 1926 елгы хатын-кыз мәетен таптылар. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.   

03.09.2018 ел 11.26 Түбән Кама шәһәре, Чулман урамы, 17 нче йорт, фатир.

Тугыз катлы торак йортта беренче каттагы бер бүлмәле фатирда җиһаз янды. Мәйданы 2 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1957 елгы хатын-кыз зыян күрде. Баскыч буенча 4 кеше коткарылды, шуларның икесе бала. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

                  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International