Россия ГТХМ ТР буенча Баш идарәсендә хокук куллану практикасын анализлау һәм гомумиләштерү нәтиҗәләре турында ачык фикер алышынды

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Россия ГТХМ ТР буенча  Баш идарәсе кузәтчелек һәм профилактик эшләр  буенча  Идарәсе  бүген  хокук куллану практикасын анализлау һәм  гомумиләштерү нәтиҗәләре турында ачык фикер алышуны үткәрде .  

Хокук куллану[C11]  практикасын анализлаунда ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил,  «Россия терәге» Татарстан төбәк бүлеге,  Казан шәһәре эшмәкәрләр  Һөнәри берлеге, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы , Гомумроссия «Эшлекле Россия» иҗтимагый оешмасының  Татарстан региональ Бүлекчәсе , Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы, Татарстан Республикасы спорт Министрлыгы , Татарстан Республикасы мәдәният Министрлыгы  вәкилләре, гомумибелем бирү учреждениеләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре  җитәкчеләре  катнаштылар.

Киңәшмә кузэтчелек һәм профилактик эшләр буенча  территориаль бүлекчәләренен башлыклары, бизнес-җәмгыять  һәм муниципаль районнарның  кызыксынган министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында видеоконференция режимында  уздырылды.

 Россия ГТХМ ТР буенча Баш идарәсе  башлыгы уранбасары -   кузәтчелек  һәм профилактик эшләр  Идарәсе башлыгы    эчке эшләр полковнигы Сергей Сергеевның кереш  сүзеннән соң  башка докладчылар тубәндәге мәгълүматләрне бирделәр.

Шулай итеп, РФ Хөкүмәтенең 17.08.2016 №806 Карары буенча объектларның 5 хәвеф-хәтәр категориясы билгеләнгән.

 Гомумбелем бирү учреждениеләре (мәктәплэр,  балалар бакчалары) югары риск,  ә  өстәмә белем бирү  объектлары    зур  риск  категориясенә  керетелгән. Остәмә белем бирү объектларны  тикшерүләр  дүрт елга бер тапкыр  булырга билгеләнгән.  Ә гомуми белем бирү учреждениеләрне 1 елга бер тапкырдан ешрак  түгел.

Саклау  объектларын тикшерү планлаштыруы еллык   тикшерү планнары  нигезендә гамәлгә ашырыла.   Планнан тыш тикшерү оешма,   гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм гаризалары    буенча   гына прокуратура   белән килешеп уткәрелә.

 Укәрелгән тикшерү турында мәгълүмат  һәм аның нәтиҗәләре ,  тикшерү  барышында алынган мәгълүматлар   эчке эшләр органнарына, прокуратура һәм башка хакимият органнарына   РФ кануннары нигезендә  чаралар күрү өчен җибәрелэ.   

Россия ГТХМ ТР буенча  Баш идарәсе , янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү кысаларында , 1725 мәктәп ,1871 балалар бакчасы һәм 491  өстәмә белем бирү  оешмаларының 491 объектын исәпкә алды.

     Үткәрелгән тикшерүләр барышында  584 объектта  янгын куркынычсызлыгы  норматив документлар таләпләрен  2135 бозу ачыкланды.  80 юридик затлар һәм 998  вазыйфаи затлар  административ җаваплылыкка тартылган, билгеләнгән вакытта  законлы күрсәтмәләрнең үтәлмәгәне очен  216 административ эш  судларга җибәрелгән.  

  Билгеләнгән вакытта законлы күрсәтмәләрен утәмәгән  очен гражданнарга-ике меңнән алып өч мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - биш меңнән алып алты мең сум яки өч елга кадәр дисквалификация; юридик затларга – туксан меңнән  йөз мең сумга кадәр административ штраф салына. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу  сәбәпле янгын чыгуы очрагында административ, шулай ук җинаять җаваплылык килеп чыга.

 

Халыкны һәм территорияләрне  гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендә күзәтчелек чараларын уткәрү нәтиҗәләре буенча   2018 елда  гыйнвар-июнь айларында   барлыгы алганда, 34 беркетмә (былтыр – 64) төзелде.  Административ эшләр материаллары  административ хокук бозулар урыны буенча  суд органнарына  җибәрелде .

Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән  яклау өлкәсендә  законнар үтәлешен  дәүләт күзәтчелеге оештыру һәм гамәлгә ашыру  белән бәйле мәгълүмат һәм материаллар  Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы  www.mchs.tatarstan.ru  рәсми сайтының  баш битендә  «Төбәк дәүләт күзәтчелеге» бүлекчәсе  «Эшчәнлек» бүлегендә урнаштырылган.

 

 

 

 

 

 [C11]Хокук

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International