Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 26 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 4 тапкыр.
Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән торак секторда – 5 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, башка сәбәрләр буенча – 3 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 4 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шул исәптән башка сәбәпләр буенча – 5 тапкыр. Профилактик эшләренә – 15 тапкыр.
13.08.2018 ел 08.33 Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы, Пожарск урамы, йорт.
Бер катлы кирпеч торак йортта ут чыкты. Мәйданы 2 кв.м. 1965 елгы ир-ат коткарылды.Төрле тән җәрәхәтләре белән аны Республика клиник хастаханәсенә озаттылар. Янгынның сәбәбе – ут төртү.
13.08.2018 ел 13.25 Арча МР, Казанбаш авылы, Азина урамы, йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта һәм каралтыда ут чыкты. Мәйданы 155 кв.м Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1957 елгы ир-ат мәетен тапты. Фаҗиганең сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
13.08.2018 ел 07.56 Тукай МР, Иштеряк авылы тирәсендә, урман массивы.
МЧС коткаручылары урман массивында адашкан, 1982 елгы ир-атны таптылар. Медицина ярдәменнән баш тартты.
13.08.2018 ел 14.10 Тәтеш МР, Кашка авылы тирәсендә, урман массивы.
Янгын сүндерүчеләр һәм урманчылар урманда адашкан һәм юлны таба алмаган, 1981 елгы ир-атны таптылар. Медицина ярдәменнән баш тартты.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96