Минзәлә Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары комиссия составында мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерде

2018 елның 10 августы, җомга

Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнарның  күзәтчелек  һәм профилактик эшләре  буенча  районара бүлегенең башлыгы белем бирү учреждениеләре 2018-2019 уку елына кабул итү буенча  комиссия эшендә катнашты.  

Быел  кабул итүгә 36 белем бирү учреждениесе (шуларның 17 мәктәп һәм 19  балалар бакчасы)әзер. 10 августка  комиссия тарафыннан 15 мәктәп һәм 15 балалар бакчасы кабул ителгән.

– Тикшергәндә  аерым игътибар эвакуация юлларның hәм чыгышларның   янгын куркынычсызлыгы  таләпләренә  туры килүенә бирелде. Шулай ук янгынга каршы автоматик системасының эше, яклау чараларның торышы, электр челтәре hәм җиhазлары, су белән тәэмин итү тикшерелде, – дип хәбәр итә эчке хезмәт подполковнигы Альберт Тимерханов.

Моннан тыш, инспекторлар янгын иминлеге буенча уку йортларының җитәкчеләре hәм укытучылары белән өстәмә инструктаж  үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International