Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре «Мин күк йөзен сайлыйм!» дигән авиация бәйрәмендә куркынычсызлык чараларын тәэмин итәләр

2018 елның 10 августы, җомга

2018 елның 10 августында "Казан" гаилә Үзәгенең территориясендә "Мин күкне сайлыйм!" дигән VI авиация бәйрәме узачак.  Очулар программасында  кече һәм авыр стратегик авиация  һава суднолары   катнашачак  һәм парашютчылар  чыгышлары булачак

Күрсәтмә очулар  Казансу елгасы  акваториясы өстендә "Миллениум" күпере һәм Кремль дамбасына  арасында 60 метрдан 1500 метрга кадәр биеклектә 23 hава  суднолары катнашында узачак.  Шулай ук 1200-1500 метр биеклектән  парашютчылар сикерүләре  үткәреләчәк.

Катнашучыларның һәм тамашачыларның  иминлеген  тәэмин итү максатыннан  Казансу елгасы акваториясендә сәгать 14:00дан   кече суднолар инспекциясе  инспекторлары   һәм коткаручылар 4 мотокөймәдә кизү торуны башкарачаклар. Шулай ук  “Казан” гаилә территориясендә Казан янгын сүндерү-коткару гарнизонының 6 кеше шәхси составында  бер янгын автоцистернасы  торачак. Барлыгы  ГТХМнан  28 кеше җәлеп ителгән.

Исегезгә төшерәбез, ТР Министрлар кабинетының 3.07.2018 №542 Карары буенча 10 августта очышлар үткәрү вакытында  15:00 дан  23:00 кадәр Казансу елгасы акваториясында аз сыешлы судноларда  чыгышлар тыела. 

Авиация бәйрәмендә катнашучылар өчен концерт программасы оештырылачак. Кысаларында күңел ачу программасы узачак , байкерларның чыгышлары,   балалар өчен уен мәйданчыгы, парашют җәю буенча мастр-класс оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International