8 августта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле яңгыр , көчле җил (секундага 17 метрга кадәр, урыны белән 19-24 метрга кадәр) , күк күкрәү көтөлә.
Hава шартлары начарлануы очрагында ТР буенча ГТХМ астагы күрсәтмәләр бирә:
Аз сыешлы кимәләр хуҗаларына, начар күренү белән бәйле, махсус сәбәпләрсез су өстенә чыгу төела, hава шартларын исәпкә алып, hәрвакыт коткару, төзек элемтә жайланмалары, навигация әсбаплары үзең белән булырга тиеш, ялгызы гына балык тотарга чыкмаска.
Автотранспорт хуҗаларына махсус сәбәпләрсез башка торак пунктларга чыгудан тыелып торырга, юлларда hәвефсез дистанцияны сакларга, юлларда игътибарлы булырга кирәк.
Халыкка җил көчәү вакытында ишек алларыннан, ачык балконнардан бөркетмәнән әйберләрне алып куярга, тәрәзәләрне тыгыз ябырга кирәк. Җил көчәйгән вакытта карнизлардан, реклама стендларыннан, иске агачлардан ераграк торырга киңәш ителә.Имгәнүләрдән сакланыр өчен подъездга яки бина подвалына кереп торырга кирәк.
Шулай үк, боз яуганда , биналарның hәм корылмаларның түбәләре, пыялалары җәрәхәтләнергә мөмкин.
Халыкка шәхси торак йортларда түбәләрнең бөтенлеген, яуган суның стокларын тикшерергә hәм идән астына җыелган суның дәрәҗәсен контрольда тотарга кирәк.