Татарстан Республикасында узган атнада 9 кеше суга батып үлгән

2018 елның 20 июле, җомга

Татарстан Республикасында узган атнада 9 кеше суга батып үлгән, бу алдагы атнага караганда 50%ка артык (6 кеше). Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы – ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры РафисХәбибуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Рафис Хәбибуллин ачыклаганча, узган атнада суга батып үлгән 9 кешенең икесе Минзәлә районында, калганнары Казан,Чаллы,Алабуга, Кайбыч, Алексеев, Нурлат,Буа районнарында.

Рафис Хәбибуллин шулай ук Кукмара, Питрәч, Саба, Балтач районнарында су буенда күпләп ял итү урыннары юклыгын билгеләде.

Республикада су буенда күпләп ял итү урыннарында мобиль төркемнәр белән кизү торуларның саны артты, диде Рафис Хәбибуллин. Гомумән узган атнада аларның саны 1010га арткан.

Казанда 63 кизү тору, Мөслим районында - 25, Лаешта - 25,Кукмарада - 30, Азакайда - 76, Минзәләдә 122 булган.

Шул ук вакытта Мамадыш, Спас, Түбән Кама, Зәй районнарында кизү торуларның саны кимегән.

 

ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International