Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 67 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 28 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.
Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортларда – 3 янгын, күпфатирлы йортларда – 2 янгын, каралтыда – 2 янгын..
Янгынның сәбәпләре: мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итү – 4 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре – 6 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 5 тапкыр. Профилактика эшләренә – 9 тапкыр.
17.07.2018 ел 11.25 Алабуга МР, Мальцево авылы, Тойма елгасы.
Шаһитлар судан, 1970 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
17.07.2018 ел 17.25 Казан шәһәре, «Локомотив» пляжы, Идел елгасы.
ОСВОД коткаручылары, 1977 елгы хатын – кызны коткардылар. Ул рөхсәт ителгән урыннан чыгып йөзгән.
18.07.2018 ел 04.00 Минзәлә МР, Уртамак авылы, Ик елгасы.
МЧС коткаручылары судан 1987 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Әлеге ир 15 июль көне баткан булган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96