Игътибар! Янгын спецназы ярыша

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Азнакайда ПСЧ-87 базасында Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәт бүлекләренең газ һәм төтен саклау хезмәтенең төркемнәре арасында республика ярышлары тәмамланды. Төп приз өчен көрәштә Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәтенең шәһәр гарнизоннарының янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең 14 иң яхшы төркеме катнашкан. Ярышлар 3 этапта уздырылды: кызу һәм төтен камерасы, "Тоннель" киртәләрен үтү, шартлы янгынны сүндерү. Беренче урынны ярышларның хуҗалары алдылар, икенче һәм өченче урыннарны — Яр Чаллы (ПСЧ-72) һәм Түбән Кама (ПСЧ-62).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International