Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

12 июль 2018 ел., пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  21  тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр.

Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 3 янгын,  каралтыда – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын.

 Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре – 2 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 5 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  8  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, юл-транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 7 тапкыр. Профилактика эшләренә – 10 тапкыр.      

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования