10 июльдә ОСВОД коткаручылары Казанның Яңа Савин районы Җиңү паркының күлендә 12 яшьлек кызны коткардылар. Ул әти-әниләре белән бергә ялда булган, суга кереп, тирәнлектә ялгыш баскан һәм бата башлаган. Казан шәһәре ОСВОД коткаручылары шунда ук баланы судан чыгардылар, кыз аңында булган, ярасыз һәм үпкәсенә су кермәгән.