Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

11 июль 2018 ел., чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  19  тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр.

Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 1 янгын, мунчада – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, башка биналарда – 2 янгын.

 Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, башка сәбәпләр буенча – 2 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре – 2 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  4  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр,  башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр. Профилактика эшләренә – 7 тапкыр.      

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования