Тәүлек эчендә Татарстанда 2 янгын чыккан

10 июль 2018 ел., сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  41 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  20  тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 7 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 1 тапкыр.

Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән башка биналарда – 1 янгын.

 Янгынның сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре – 1 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  9  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 7 тапкыр. Профилактика эшләренә – 8 тапкыр.     

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования