Тәүлек эчендә Татарстанда 11 янгын чыккан

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  82 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  41  тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр.

Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 8 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.

 Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын,  мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  - 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, башка сәбәпләр буенча – 5 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре – 7 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  19  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 15 тапкыр. Профилактика эшләренә – 7 тапкыр.                                                                                                  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International