Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре "Бригантина" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең яшь укучылары белән янгын иминлеге һәм судагы иминлек буенча дәрес үткәрделәр. Мондый дәресләрне шәһәр читендәге балалар лагерьларында 8 нче федераль янгынга каршы отрядның хезмәткәрләре даими рәвештә үткәрәләр. Июльдә зур масштаблы янгын-тактик өйрәнүләр "Горьковец" сәламәтләндерү лагерында оештырылачак.