Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  84 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  45  тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 19 тапкыр.

Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән шәхси йортта – 3 янгын, күпфатирлы йортларда – 2 янгын, мунчада – 1 янгын,  бакча йортында – 1 янгын, башка объектларда – 2 янгын.  

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 6 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.  

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  чыкмадылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  чыкмадылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  21  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 10 тапкыр,  башка сәбәпләр буенча – 11 тапкыр. Профилактика эшләренә – 7 тапкыр.

                                                                                         

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International