Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2018 елның 16 июне, шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  65 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 22 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 янгын, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 6 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, башка объектларда  – 1 янгын. 
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын 
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 4 тапкыр чыктылар. 
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 1 тапкыр чыктылар.    
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  5  тапкыр чыктылар. Шул исәптән юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, эзләү эшләренә – 1 тапкыр,   башка сәбәпләр буенча – 3 янгын. Профилактика эшләренә – 6 тапкыр.
                                                                                                  
 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   
•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International