Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

14 июнь 2018 ел., пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  47 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  14 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 янгын, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән каралтыда – 1 янгын,  бакча йортында – 3 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.  

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  чыкмадылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 2 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  8  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 6 тапкыр,   башка сәбәпләр буенча – 2 янгын. Профилактика эшләренә – 11 тапкыр.

                                                                                                  

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования