Яшел Үзән гарнизонында иң яхшы ГДЗС звеносы буенча ярышлар үткәрделәр

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Федераль янгынга каршы хезмәтенең 8 отрядының базасында республиканың берничә гарнизоннар арасында елгы ярышлар үткәрелде. Гадәттәгечә, алар һәлак булган янгын сүндерүчеләр хәтеренә багышланган. Быел ярышта, Яшел Үзән, Буа, Кама Тамагы, Чүпрәле, Югары Ослан, Тәтеш, Кайбыч, Апас районнардан 14 команда катнашты. Шулай ук ярышларда Иннополис шәһәре катнашты.

Гадәттәгечә, ярышлар программасы теоретик һәм практик өлештән торды. Камандыда 4 кеше. Һәр катнашучы билетлар буенча зачет бирде. Билетларда янгын сүндерү тактикасы, янгын техникасы һәм медицина буенча сораулар булды.

 52 өлешнең янгын сүндерүчеләре икенче ел рәттән беренче булдылар. 34 өлешнең янгын сүндерүчеләре икенче урын алдылар. 53 янгын коткару өлешеннән газтөтенсакчылар өченче булдылар.

         Якын арада җиңүчеләргә үзләренең гарнизонларының данын ГДЗС звенолар арасында республика ярышларында өченче этабында якларга кирәк булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International