Мәктәптәге лагернең ял итүчеләр өчен «Куркынычсыз каникуллар»

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

ТР буенча Россия ГТХМ хезмәткәрләре җәйге каникул вакытында лагерьдә ял иткән укучылар арасында актив прфилактик эш уздыруы дәвам итә.

         ГТХМ хезмәткәрләре Минзәлә шәһәренең 1 номерлы урта мәктәбенең лагереньдә чираттагы мавыктыргыч дәрес үткәрделәр.

Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнар буенча, надзор һәм профилактик эшләр бүлегенең башлыгы Альберт Тимерханов каникуллар именлек калуы өчен, үз-үзләрен ничек тотарга тиеш турында, балаларга мөрәҗәгать итте.

Ул укучыларга төрле гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты. Дәресләр әңгәмә рәвешендә үткәрелде. Укучылар бик теләп үз тәҗрибәләре белән бүлештеләр һәм шәхси тормыштагы мисалларны яңгыраттылар.

Әлеге чара Россия ГТХМ системасы Мәдәният куркынычсызлык елы кысаларында узды. Очрашу ахырында балаларны бинадан өйрәнү эвакуацияләү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International