Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 янгын, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 2 янгын. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортта – 2 янгын, күпфатирлы йортларда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 5 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 2 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 6 янгын. Профилактика эшләренә – 11 тапкыр.
08.06.2018 ел 11.54 Чистай шәһәре, Кама елгасы, елга порты каршында
Кече күләмле суднолар дәүләт инспекторлары көймәдә әйләнгән 1991 елгы ир-атны коткардылар. Медицина ярдәменнән баш тартты. Вакыйганың сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96