Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  96 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр, коры үләнне сүндерергә – 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 46 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 янгын, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 18 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән шәхси йортта – 2 янгын, күпфатирлы йортларда – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 1 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 2 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  5  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр,  башка сәбәпләр буенча - 3 тапкыр. Профилактика эшләренә – 10 тапкыр.

22.05.2018 ел 19.26 Яр Чаллы шәһәре, Гэс поселыгы,   СНТ «Гидростроитель-2», 1нче урам, участок.

Бер катлы кирпеч бакча йортында ут чыкты. Мәйданы 20 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1960 елгы хатын – кыз мәетен таба. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

22.05.2018 ел 23.17 Казан шәһәре, Совет  районы, Җиңү проспекты, 102 нче йорт, фатир.

Тугыз катлы панель торак йортта беренче каттагы ике бүлмәле фатирда җиһаз янды. Мәйданы 3 кв.м. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, 1961 елгы ир-ат коткарылды. Янгынның сәбәбе -   электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International