Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

17 май 2018 ел., пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  133 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 30 тапкыр, коры үлләне сүндерергә – 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 73 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 янгын, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 2 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән шәхси йортта – 4 янгын, күпфатирлы йортларда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.  

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, башка сәбәпләр буенча – 2 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 1 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 3 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  4  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, башка сәбәпләр буенча– 1 тапкыр. Профилактика эшләренә – 10 тапкыр.

16.05.2018 ел 04.13 Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы, Тбилисск урамы, йорт.

Бер катлы кирпеч торак йортта урын җирләре янды. Мәйданы 1 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1970 елгы ир-ат зыян күрде. Хастаханәгә барырга баш тартты. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

16.05.2018 ел 10.41 Сарман МР, Дуслык авылы, Урман урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта һәм сарайда ут чыкты. Мәйданы 72 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1948 елгы  ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

16.05.2018 ел 06.52 Яшел Үзән районы, Энгельс урамы, 12 нче йорт,  фатир.

Ике катлы күпфатирлы торак йортта икенче каттагы фатирда һәм баскыч мәйданында ут чыкты. Мәйданы 46 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1933 елгы хатын-кызны коткарды. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования