Бүген "Иминлек мәктәбе" республика ярышларының чикләрендә палаткалы шәһәрчекнең яшь коткаручылары "Исән калу маршруты" дистанциясендә стартка чыктылар. Стартка чыкканда төркемнәрнең чираты кичәге көннең нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Кичә балалар "Эзләү-коткару эшләре" дистанциясен үттеләр. Исән калу маршрутына үткән көннең приз алучылары беренче булып чыктылар, ә бу димәк Бөгелмә, Яшел Үзән, Буа төркемнәре.