Тәүлек эчендә Татарстанда 14 янгын чыккан

16 май 2018 ел., чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  158 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 43 тапкыр, коры үлләне сүндерергә – 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 75 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 янгын, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 18 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.  

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 2 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 4 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  10  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, эзләү эшләренә – 1 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча– 5 тапкыр. Профилактика эшләренә – 7 тапкыр.

15.05.2018 ел 06.25 Алабуга районы, 1016 км. М-7 трассасы, «Тургай» автомобиль тукталышы.

“Камаз” йөк машинасында газ – һава катнашмасы шартлады. Мәйданы 2 кв.м. Шартлау нәтиҗәсендә, 1972 елгы ир-ат зыян күрде. Төрле тән җәрәхәтләре белән аны Яр Чаллы хастаханәсенә илттеләр. Вакыйганың сәбәбе – газ җиһазын кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

15.05.2018 ел 17.44 Лаеш районы, Кунтечи авылы, Үзәк урамы, йорт.

Шәхси торак йортта һәм каралтыда ут чыкты. Мәйданы 82.5 кв.м. Янгын нәтисәендә, 1958 елгы ир-ат һәлак булды һәм 1963 елгы ир-ат зыян күрде. Төрле тән җәрәхәтләре белән ул Республика клиник хастаханәсенә озатылды. Янгынның сәбәбе -  электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү. 

15.05.2018 года 18.05 Арча МР, Казансу елгасы Кече Төрнәле авылы тирәсендә.

МЧС коткаручылары судан, 1958 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования