Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2018 елның 4 мае, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  102 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 26 тапкыр,  коры үлләне сүндерергә – 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 48 тапкыр,  кыска ялганыштан – 3 янгын, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән шәхси йортларда – 2 янгын, мунчада – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын,  башка объектларда – 1 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.  

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 3 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 2 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  6 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр,  юл – транспорт һәлакәтенә – 2 тапкыр, башка сәбәпләр буенча– 2 тапкыр.  Профилактика эшләренә – 6 тапкыр.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International