Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 22 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 янгын, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 2 янгын, шәхси йортларда – 1 янгын, бакча йортларында – 1 янгын, гаражда – 1 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 2 тапкыр.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шул исәптән юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча– 5 тапкыр. Профилактика эшләренә – 18 тапкыр.
27.04.2018 ел 01.55 Яр Чаллы шәһәре, ГЭС поселыгы, 2/2 йорт, фатир.
Биш катлы панель торак йортта икенче каттагы балконда ут чыкты. 9,5 кв.м. мәйданында әйберләр янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1955 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
27.04.2018 ел 17.26 Яшел Үзән шәһәре, Засорина урамы, 2 нче йорт, фатир.
Биш катлы кирпеч торак йортта өченче каттагы фатирда аш бүлмәсендә ут чыкты. Мәйданы 13 кв.м. Янгын сүндерүчеләр 5 кешене коткарды. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96