2018 елда 17 апрельдә оештырылган тантаналы җыелыш бу акция өчен старт булды. Бу ветераннар һәм яшь коллегалар белән җылы, изгелекле очрашуда буыннан-буынга күчү, безнең отрядны кору башында торганнарның язмышы белән кызыксыну хис ителде. Бәйрәм салмак кына залдан уңайлы кафега күчте — монда иңгә-иң торып янгын сүндерү хезмәтендә озак еллар эшләгән кешеләр арасында якын аралашу өчен күбрәк мөмкинлекләр булды.