Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

16 апрель 2018 ел., дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  81 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 39 тапкыр,  кыска ялганыштан – 1 янгын, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 1 янгын, шәхси торак йортта – 2 янгын, мунчада – 2 янгын, бакча йортында – 2 янгын.  

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын,  мичне  кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре – 1 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга   - 2 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  13 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, ташуга – 2 тапкыр, бозга төшеп киткән кешене коткару буенча – 2 тапкыр,  башка сәбәпләр буенча– 6 тапкыр.  Профилактика эшләренә – 13 тапкыр.  

Су басу куркынычы янаганда түбәндәгеләрне истә тотыгыз:

  • көймәне, бауны, баскычны, резин итекләрне, сигнал җайланмаларын әзерләп куегыз;
  • азык – төлек запасын, беренче ярдәм күрсәтү аптечкасын, кирәкле даруларны, кыймәтле әйберләрне һәм кием - салымнарны бинаның, йортның өске катына, чормага, менгерегез;
  • докуметларны су үткәрми торган пакетларга салыгыз;
  • өйдә газны, суны һәм утны сүндерегез, вакытыгыз булса ишекләрне һәм тәрәзәләрне такта белән кадаклап чыгыгыз;
  • мал – туарны алдан әзерләгән урынга күчерегез.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования