Татарстан Республикасы территориясендә ташкын хәленең контроле буенча ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсенең оператив штаб белдерүе

2018 елның 14 апреле, шимбә

2018.14.04 сәгать 10.00 гә Татарстан Республикасы территориясендә 5 муниципаль районда су басылган: 1 торак пунктта 3 өй, 15 йорт яны җирләре, 5 түбән күпер һәм 1 туфрак юлының өлеше. Ташкын хәленең мониторингын үткәрер өчен 2018.13.04 12 оператив төркем эшләгән. Республика елгаларында язгы ташкын дәвам итә. Су агымнарының күбесе боздан чистарган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International