Татар Таңае авылында Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре су басылган өйләрдән суны суыртып чыгаралар

2018 елның 13 апреле, җомга

Яшел Үзән муниципаль районында Гөбенә елгасы ташып чыгу нәтиҗәсе буларак, 11 апрельдә 10 шәхси йортны су баскан. 8 нче отряд 154 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең көчләре янгын мотопомпасы ярдәме белән ишегалдыларыннан суны суыртып чыгаралар. Җирләр, бакчалар һәм ишегалды төзелешләрен һәм өйләрне дә су баскан. Торучыларның сүзләренчә аларның авылына су һәр яз вакыты керә, шуңа күрә алар кар эрү чорына алдан әзерләнәләр. Әмма быел ташкын катырак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International