Янгын сүндерү КВНы

2018 елның 13 апреле, җомга

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Норлатның мәктәп-интернатында "Янгын сүндерү КВНы" үтте. КВН 4 этаптан торган иде — "ссәламләү", "разминка", "осталар конкурсы", "өй эше — театр куелышы". Укучылар арасында янгынсыз тормыш юлын популярлаштыру, янгын иминлеге чараларын кисәтү һәм үтәү эшендә шәхси аң һәм гражданлык позициясен формалаштыру, балаларны җамагатькә файдалы һәм коллектив иҗади эшләргә тарту КВН ның төп бурычлары булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International