Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 янгын, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр. Республикада 1 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән торак секторда – 1 янгын.
Янгынның сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре – 2 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, ташуга – 3 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 2 янгын, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча– 2 тапкыр. Профилактика эшләренә – 15 тапкыр.
11.04.2018 ел 17.20 Казан шәһәре, Совет районы, 8 март урамы, 9 нчы йорт, фатир
Биш катлы кирпеч торак йортта беренче каттагы өч бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 5 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1933 елгы хатын – кыз зыян күрде. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Су басу куркынычы янаганда түбәндәгеләрне истә тотыгыз:
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96