Конкурсның төбәк этабында белем бирү оешмаларының 110 укучысы катнашты. Балаларның эшләре берничә номинация буенча бәяләнде: Әдәби иҗат конкурсы, музыкаль тапшыру иҗаты конкурсы, сәхнә иҗаты конкурсы, сәнгать иҗаты конкурсы. Җиңүчеләрнең эшләре Мәскәү шәһәренә җибәрелде һәм конкурсның бөтенрусия этабында катнашачак.