Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 2 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән шәхси йортта – 1 янгын, күпфатирлы йортларда – 4 янгын, транспорт чарада – 2 янгын,   башка объектларда  – 1 янгын. 1 кеше коткарылды, 1 кеше һәлак булды, 2 кеше зыян күрде.  

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, башка сәбәпләр буенча – 2 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 2 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 2 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  4 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр,  башка сәбәпләр буенча– 1 тапкыр.  Профилактика эшләренә – 10 тапкыр. 

28.03.2018 ел 01.28 Яшел Үзән МР, 790 км, М-7, «Магистраль» автостоянкасы.

Өч йөк машинасы янды. Мәйданы 27 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, «DAF» машинасының йөртүчесе, 1964 елгы ир-ат зыян күрде, төрле тән җәрәхәтләре белән  аны Республика клиник хастаханәсенә озаттылар. Янгынның сәбәбе – транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында.

28.03.2018 ел 07.17 Әгерҗе МР,  Иж-Байки авылы, Яр урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 54 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1930 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе -  электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

28.03.2018 ел 07.20 Казан шәһәре, Яңа - Савин районы, Чистай урамы, 75 нче йорт, фатир.

Тугыз катлы торак йортта өченче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыкты. 4 кв.м. мәйданында җиһаз янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1987 елгы ир-ат зыян күрде, төрле тән җәрәхәтләре белән  аны хастаханәсенә озаттылар. Янгынның сәбәбе – газ җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен  дөрес үтәмәү.

28.03.2018 ел 07.30 Югары Ослан МР,  Куралово авылы, Эш урамы, йорт.

Бер катлы кирпеч торак йортта ике бүлмәле фатирда аш бүлмәсендә ут чыкты. Мәйданы 12 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 2009 елгы кызны коткарды. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International