Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 1 янгын, вагонда – 1 янгын, мунчада – 1 янгын, машинада – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын. 2 кеше зыян күрде.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча– 6 тапкыр. Профилактика эшләренә – 8 тапкыр.
26.03.2018 ел 22.48 Казан шәһәре, Груздев урамы, 4 нче йорт, фатир. Алты катлы кирпеч торак йортта алтынчы каттагы фатирда җиһаз янды. Мәйданы 2 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1970 елгы һәм 1969 елгы ир-атларны коткарды, төтен белән агулану сәбәпле аларны Республика клиник хастаханәсенә озаттылар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96