Түбән Камада И. Х. Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда "Неопалимая Купина" янгынга каршы тематикасы буенча балалар иҗаты конкурсының район этабы җиңүчеләре бүләкләнде. Конкурсны ел саен Татарстан Республикасының Бөтенрусия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте оештыра. Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Конкурска барлыгы 451 эш килгән. 83 белем бирү йорты катнашкан.