Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 4 янгын, мунчада– 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән  – 3 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 6 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  чыкмадылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  9 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 3 тапкыр, башка сәбәпләр буенча– 3 тапкыр.  Профилактика эшләренә – 3 тапкыр. 

18.03.2018 ел 00.49 Түбән Кама шәһәре, 50 ел  Октября урамы, 9 нчы йортфатир.

Биш катлы торак йортта ут чыкты. Мәйданы 3 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1968 елгы ир-атны коткардылар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

18.03.2018 ел 01.57 Казан шәһәре, Киров  районы, Дежнева урамы, 4 нче йорт, фатир.

Биш катлы торак йортта беренче каттагы фатирда ут чыкты. Мәйданы 10 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1972 елгы ир-ат һәм 1986 елгы хатын-кыз  һәлак булды. 1972 елгы ир-атны коткардылар, төрле тән җәрәхәтләре белән аны хастаханәгә озаттылар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

18.03.2018 ел 17.10 Әгерҗе шәһәре, Карла Маркс урамы,  245 нче йорт, фатир.

Ике фатирлы шәхси торак йортта ут чыкты. Мәйданы 17 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1958 елгы хатын-кыз һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International