Статистика буенча янгын сүндерү бүлекләренең барлык хәрби чыгуларының 20% юл-транспорт һәлакате нәтиҗәләрен бетерүгә туры килә. ТР буенча Федераль янгынга каршы хезмәт бүлекләре арасында иң яхшы төркем исеменә 11 иң яхшы төркем көрәшкә кушылды. Ярыш шартлары буенча һәр төркем шартлы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән автомобильдән зыян күрүчеләрне тиз һәм дөрес рәвештә чыгарып, аларга беренче медицина ярдәмен күрсәтергә тиеш иде. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗәне 2 нче отрядның 77 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең (Әлмәт районы) янгын сүндерүчеләре күрсәттеләр.