Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак йортта – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, башка сәбәпләр буенча – 2 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 2 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  7 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча– 4 тапкыр.  Профилактика эшләренә – 6 тапкыр.

12.03.2018 ел 02.24 Лениногорск шәһәре, Камышлинск урамы, йорт.

   Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 30 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1944 елгы ир-ат мәетен тапты. Фаҗиганең сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

12.03.2018 ел 21.08 Тукай МР, «Отделочник» бакчачылар ширкәте, участок.

   Бер катлы кирпеч торак йортта ут чыкты. 20 кв.м. мәйданында стена һәм түбә янды. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, 1969 елгы ир-ат мәетен тапты. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International