Аерым янгын сүндерү постында кунакта булдылар

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Күтәмә авылында Татарстан Республикасы буенча ПЧ-73 ОФПС-2 аерым постында балалар өчен ачык ишекләр көне узды. Күтәмә урта мәктәбенең 9-11 нче сыйныф укучылары аерым постка кунакка килделәр. Янгын сүндерүчеләр балаларны махсус техника, янгын сүндерү техникасы җиһазлары, кирәк-яраклары белән таныштырдылар  һәм янгын сүндерүчеләр хезмәтенең кайбер серләрен ачтылар.Бу юлы балаларны гаҗәпләндерер өчен бүлек хезмәткәрләре ярыш, янгын эстафетасын һәм махсус хәрби киемне кию буенча нормативны башкаруга мастер-класс үткәрделәр, каравыл буенча шәхси составны янгын сүндерү машиналарына утырту белән нәүбәт каравылының торуын сәхнәләштерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International