Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  31 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 9 янгын, транспорт чарада  – 1 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын,  ут төртүдән – 1 янгын, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 3 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 4 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  8 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча– 4 тапкыр.  Профилактика эшләренә – 6 тапкыр.

05.03.2018 ел 13.11 Ютаза МР, Уруссу шәһәр тибындагы поселок,  Пушкин урамы, шәхси йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 20 кв.м. Янгын сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, 1939 елгы ир-ат мәетен тапты. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.  

05.03.2018 ел 15.00 Лаеш МР, Кирби авылы, Спартак урамы, йорт.

Ике катлы кирпеч торак йортта веранда һәм мунча янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1951 елгы ир-ат зыян күрде, төрле тән җәрәхәтләре белән ул хастаханәгә озатылды.  Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

05.03.2018 ел 15.18 Норлат МР,  Бурметьево авылы, Заречная урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 48 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1965 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.  

05.03.2018 ел  20.31 Зәй МР, Урсай авылы, Үзәк урамы, 3 нче йорт, фатир.

Ике катлы кирпеч торак йортта икенче каттагы фатирда ут чыкты. 2 кв.м. мәйданында диван янды. Җирле халык, 1956 елгы хатын- кызны коткарды. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International