Янгын сүндерүчеләргә һәм коткаручыларга ышанычлы алмаш үсә

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Әлмәттә Иминлек культурасы елы чикләрендә шәһәр мәктәпләренең егетләре һәм кызлары арасында гамәли янгын спорт буенча ярышлар үтте. 2 нче янгынга каршы хезмәт отряды ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Әлмәт бүлеге белән бергә ярышларны оештыру һәм үткәрүнең гомуми җитәкчелеген башкарды. Бу чараның төп максаты — гамәли янгын спортка балаларны тарту гына түгел, ә аларга янгын очрагында дөрес тәртип тотуга өйрәтергә. Ярышларда 14 Әлмәт мәктәбенең яшь янгын сүндерүче төркемнәре катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International