Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән торак секторда – 1 янгын, мунчада – 1 янгын. 1 кеше һәлак булган.
Янгынның сәбәпләре: мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән - 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 6 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 2 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр. Профилактика эшләренә – 6 тапкыр.
19.02.2018 ел 21.55 Яр Чаллы шәһәре, Халык дуслыгы проспекты, 40 нчы йорт, фатир.
Биш катлы торак йортта өченче каттагы фатирда ут чыкты. Мәйданы 1 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1976 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96