Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 22 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән торак секторда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, күпфатирлы йортларда – 2 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре   - 1 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 1 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  6 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 2 тапкыр.  Профилактика эшләренә – 8 тапкыр. 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International