Тәүлек эчендә Татарстанда 13 янгын чыккан

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 23 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 4 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда– 3 янгын, каралтыда – 2 янгын, гаражда – 1 янгын, мунчада – 5 янгын, башка биналарда – 2 янгын. 1 кеше зыян күргән.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 6 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 6 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 2 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 3 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  6 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр.  Профилактика эшләренә – 7 тапкыр. 

11.02.2018 ел 10.52 Әлмәт районы, Аппаково авылы, Яңа урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 100 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1978 елгы ир-ат зыян күрде. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү. 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International