Тәүлек эчендә Татарстанда 3 янгын чыккан

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 2 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда– 2 янгын, каралтыда – 1 янгын. 1 кеше зыян күргән.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 1 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  чыкмадылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  2 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр.  Профилактика эшләренә – 6 тапкыр. 

10.02.2018 ел 08.24 Әлмәт шәһәре, Тельмана урамы, 28а йорты, фатир.

Биш катлы кирпеч торак йортта беренче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 2 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1961 елгы хатын-кызны коткарды. Төрле тән җәрәхәтләре белән аны хастаханәгә озаттылар. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования