Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын, каралтыда– 4 янгын, куланышта булмаган биналарда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазы кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 7 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын., ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Шул исәптән юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр. Профилактика эшләренә – 8 тапкыр.
02.01.2018 ел 05.29 Казан шәһәре, Идел буерайоны, Назарбаев урамы, 35 нче йорт, 4 нче корпус.
Дүрт катлы кулланышта булмаган йортта өченче каттагы фатирда ут чыкты. 12 кв.м. мәйданында әйберләр янды. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр кеше мәетен таба, шәхесе ачыклана. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96